Инсульт куркынычы кайсы кан төркеменә караучыларга ныграк янавын әйткәннәр
Американың Мэриленд университеты галимнәре, тикшерү үткәреп, кан төркеменең инсультка бирешү-бирешмәүгә йогынты ясавын ачыклаганнар. Моңа кадәр белгечләр, бәхәсләшеп, аның эчке органнар халәтенә һәм тышкы кыяфәткә йогынты ясавын дәлилләгәннәр. Күп кенә очракларда бәйлелек, чыннан да, расланган.