Сентябрьдә Һава торышы елдагыдан үзгә булыр дип көтелә
Россиянең Европа территориясендә һәм башкала төбәгендә сентябрь шактый салкынча булачак. Көндез һава температурасы +13-18 градус чамасы булачак дип фаразлана. Ә төнлә температура ноль күрсәткеченә хәтле төшәргә мөмкин. Бу хакта «Российская газета» басмасына Россия Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина сөйләгән.