Ял көннәрендә Татарстанда янә бозлы яңгыр көтелә
Ял көннәрендә Татарстанда һава торышының бозылуы һәм бозлы яңгыр көтелә. «Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе башлыгы Сергей Захаров ТР Министрлар Кабинетында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында шулай дип белдерде.