Чирмешән районының Әмир авылы тарихы турында 912 битле китап басылды
"Мәңге яшә, Әмирем!“ китабын, әгәр ул булса, районның “Гиннесның рекордлар китабына“ кертерлек: бу хезмәт 912 битле, авырлыгы - 2 килограмм! Ул 1000 данә тираж белән басылган. Узган атнада Әмир мәдәният йортында әлеге китапны тәкъдим итү кичәсе булды.