Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә коляскалар парады узды

Район үзәгендә, Яшьләр мәйданчыгында уздырылган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә беренче тапкыр балалар арбасы (коляскалар) парады узды. Бәйрәмгә җыелган тамашачылар алдында Иске Элмәледән Петр һәм Марина Колесниковлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырдылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин чирмешәнлеләрне әлеге матур бәйрәм белән тәбрикләп, гаиләләрнең нык, парларның бер-берсенә тугры булуларын теләде.

-Шундый үрнәк гаиләләр районыбызда күбрәк булсын, - дип котлау сүзләрен җиткерде ул Колесниковларга медаль тапшырганда.

Колесниковлар 26 ел тату гомер итәләр, өч бала үстерәләр. Бер авылда туып үскән, бер мәктәптә укыган егет белән кызның мәхәббәт тарихы мәктәп елларыннан ук башлана. Марина Петрны армия хезмәтеннән өч ел көтә, егет бер ел срочный хезмәттән соң ике ел контракт буенча да хезмәт итә. Бу вакытта кыз егетне армиядән көтә-көтә физкультура техникумын тәмамлый. 1995 елда гаилә корган яшьләр йорт сатып алып, башка чыгалар, соңрак шунда заманча йорт төзеп куялар. Йорт тутырып мал асрыйлар. Марина Иске Элмәле мәктәбендә физкультура укыта, авыл мәдәният йортында спорт түгәрәкләре алып бара, үзешчән сәнгатьтә дә актив катнаша. Петр вахта ысулы белән Себер якларында эшли.

-Без спортны гаиләбез белән яратабыз, төрле ярышларда еш катнашабыз. Балалар да бик иртә спортка кереп китте, чаңгыга да бик иртә бастылар, - ди Марина Ивановна. – Ярышларда катнашу адриналин бирә ул.

Марина – тугыз, Петр дүрт балалы гаиләдә үскән, шуңа балаларының да туганнары күп булуын теләгәннәр. Колесниковларның олы уллары - 23 яшьлек Анатолий быел диплом алган, көзгә армиягә җыена. Ксения 11 сыйныфны тәмамлаган, педагог һөнәрен сайларга уйлый. Арсений 5 сыйныфка бара.

Коляскалар парады катнашучыларның гына түгел, тамашачылар күңеленә дә хуш килде. Чарага бәхетле һәм иҗади гаиләләр җыелган иде. Алар фантазия һәм осталыкларын эшкә җигеп, балалар коляскаларын әкияттәге кебек бизәп куйганнар, аларның һәрберсе үзенчәлекле итеп эшләнгән. Бәйгедә 6 гаилә катнашты. Александр һәм Екатерина Назимовларның 10 айлык уллары Максимның умарта оясы итеп бизәлгән коляскалары  иң матуры дип танылды. Андрей һәм Екатерина Рыбкиннарның уллары Романның арбасы бүгенге бәйрәмнең символы - ромашка чәчәге клумбасы формасында ясалган. Алар икенче  булдылар. Күп балалы Нияз һәм Надежда Гыйләҗевларның Золушка өе өченче урынга чыкты. Әлеге өйнең хуҗасы бер айлык Айла, аңа көч бирергә 6 яшьлек абыйсы Айбулат һәм 3 яшьлек апасы Айназ да килгән. Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Бәйрәм үзешчәннәр чыгышы белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев