“Әни, мин кайттым!” [хикәя]
Улы белән бергә уйнап йөргән күрше малаеның елга ягыннан йөгереп килгәнен күреп, яшь хатынның күңеле ниндидер коточкыч хәл булганлыгын тойды. Үзе дә малайга каршы торып йөгерде. Тегесе хәле бетеп: ”Суга төшеп китте”, – дип әйтеп калды.