"Кешене шулай тилмертмәсеннәр, тыныч кына җирләргә бирсеннәр иде”
Әлеге язманы әзерләргә бер мөрәҗәгать сәбәпче булды. Нагорный бистәсеннән Мөнәвир абый Миңнегалиев шалтыратты. “Үлгән кешене җирләү буенча бик кискен хәлләр килеп чыга, – диде ул. – Сиксән яшьлек әбиләрне дә ярырга кирәк, дип әйтәләр. Кеше озату белән ун ел шөгыльләнәм инде, элек алай түгел иде. Участок табибыннан язу ала идек тә, ритуаль хезмәттән үлем турында таныклык бирәләр иде. Бер сәгать эчендә рәсмиләштереп кайта идек. Хәзер ярдыру өчен икешәр көн вакыт үтә. Берсендә 97 яшьлек карчыкны юып, кәфенләгән килеш алып киттеләр, бу бит адәм көлкесе. Бөтен кеше рәнҗи, нишләп алай ул? Без – мөселманнар – намаз кешеләре шуңа бик борчылабыз. Картаеп үлгәч тә тынычлык юк. Кешене шулай тилмертмәсеннәр иде, тыныч кына җирләргә бирсеннәр иде”.