8 март 2017 яңалыклары
-
Татарстанда бераз суыта
Төнге һава температурасы 14 градуска кадәр түбән төшәргә мөмкин. Татарстанда буран чыгуы көтелә (Казан, 8 март, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, алдагы берничә көндә республикада һава торышы чагыштырмача салкынрак булачак. 9 март көнне Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Төнлә һәм иртән урыны белән томан....
-
8 Мартка җырчы кызларга сөйгәннәре нәрсә бүләк иткән? (сораштыру)
Һәр елны Intertat.ru 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан эстрадабызның гүзәл затлары арасында сораштыру үткәрә. Быел да укучыларыбыз игътибарына артистлар белән бәйле кызыклы сораштыру әзерләдек. Сораулар: 1. 8 Март бәйрәменә сезгә бүләк ителгән иң истәлекле бүләк? 2. Тормышыгызда аеруча истә калган иң яхшы көн? 3. Кайсы җырыгызны сезнең тормышыгызга...
-
Казанда аэропортка юл тотканда машина шартлаган
Оренбург трактында аэропортка бару юлында «Лада Веста» автомобиле шартлаган һәм янган. (Казан, 7 март, «Татар-информ»). Социаль челтәрләрдә Казанда аэропортка бару юлында «Лада Веста» җиңел машинасы шартлаган видеоязма барлыкка килде. Казанның Оренбург трактында, аэропортка бару юлында, «Лада Веста» автомобиле шартлаган һәм яна башлаган. Юл читендә ут әйләндереп алган машина видеосы социаль...
-
Утыз Имән авылында гомер итүче Рәйсә Кыямова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу көнне Рәйсә әбигә котлау җиткерүчеләр дә, бүләкләр дә күп булды. Район башлыгы урынбасары Миләүшә батыршина Рәйсә Кыям кызына Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның да котлауларын һәм бүләкләрен ирештерде. Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминовның да юбилярга бүләкләре бар иде. Рәйсә Кыям кызы бүген...
-
Чирмешән муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлавы
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Хатын-кыз гомер-гомергә гаилә учагын сүндерми саклап килә, әниләребез һәм әбиләребезнең, апа-сеңелләребез һәм хатыннарыбызның күңел җылысы һәм кайгыртуы безне һәрвакыт бөек эшләргә рухландыра, кыюлык һәм ихтыяр көче бирә....