Илсөя Бәдретдинова:"Ирем бит, аңа ышандым. Кая кул куярга кушсалар, шунда куйдым. Укып та карамадым"
Илсөя Бәдретдинова һәм Илфак Шиһапов арасында килеп чыккан низаг турында күп язалар. Кичә Илфак Шиһапов фикерен бирдек. Бүген - Илсөянекен.
Илсөя Бәдретдинова:
- Яшермим, Илфакны алиментка судка бирдем. Кулымда, ул 25 % алимент түләргә тиеш, дигән карар бар. Акча җитмәгәнлектән бит инде бу. Кайберәүләр, акчага туена алмады бу, дияр. Тик...