Чирмешәндә ришвәтчелек турында сөйләштеләр
Белоруссия президенты Лукашенко ришвәтче түрәләрне, имеш, хәлсез колхозларга эшкә җибәргән, төрмәдә бушка ашап ятмасыннар янәсе, эшләп ашасыннар. Аптыраганнан, инде коррупция белән шулай да көрәшеп карыйлар.
Әлеге "чир" хакында "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясендә оештырылган "Түгәрәк өстәл" янында да фикер алыштылар. Анда районның иҗтимагый оешмаларыннан, хокук саклау органнарыннан, мәгариф, медицина өлкәсеннән вәкилләр...