Чирмешән районында казна акчасы тиешле максатларга тотылган
Узган, 2014 елда район бюджетына керемнәр планлаган, фаразланган кадәр, барлык чыганаклар буенча да үтәлгән, фактик үтәлеш 179 миллион 821 мең сумга җиткән. Башта расланган фаразлар буенча, бюджетка үз керемнәрдә физик затлар керемнәренә салым өлеше 134 миллион 516 мең сум булган (бу район бюджетында үзебездә җыелган барлык салымнарның 73 процентын тәшкил...