Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 9 апрель 2015 яңалыклары

    • 9 апрель 2015 - 16:07
      Татарстанда Сабантуй көнәре билгеле булды
      Татарстан Президенты сайтында быел Сабантуй бәйрәме кайсы көннәрдә булу турында карар чыкты. Казан Сабантуе 1 августта булачак. Президент Карарында җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәптә тотып, авылларда һәм район үзәкләрендә милли бәйрәм 6-7 июньдә, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә 13 июньдә узачак диелә. Марат Гомәров фотосы.
      800
      0
      0
    • 9 апрель 2015 - 10:55
      Чирмешән балалары ятимнәр йортларына урнаштырыла
      Бүгенге көндә районнан өч бала ятимнәр йортында тәрбияләнә. Бер гаиләдән ике сабый Аксубайдагы ятимнәр йортында инде дүртенче ай яши. Ә бер баланы Алексеевскидагы шундый йортка әле күптән түгел генә урнаштырганнар.
      561
      0
      0
    • 9 апрель 2015 - 07:51
      Чирмешәндә азнакайлылар морг төзи
      Район үзәк больницасы территориясендә блок - модульле морг төзи башлаганнар. Азнакайдан китерелгән җыелма бинаның стеналарын күтәргәннәр дә инде, тышкы коммуникацияләр ясалган. Бина 150 квадрат метр мәйдан биләячәк. Проект буенча биредә берничә бүлмә була, аның җиһазлары да бергә кайтарылган. Сүз уңаеннан, бүген больницаның врач травматологы Илья Анисимов патологоанатомга укый, ул июнь...
      741
      0
      0
    • 9 апрель 2015 - 05:28
      Чирмешән районында яшьләр парламенты булачак
      Чирмешән муниципаль район Советы каршында яшьләр парламенты булдырыла. Әлеге органның бурычы - районда яшьләр сәясәтен формалаштыру һәм тормышка ашыру, яшьләрнең гражданлык активлыгын үстерү, җирле үзидарә органнарына кадрлар резервын әзерләү. Бу мәсьәлә буенча муниципаль район Советының чираттагы - алт­мышынчы утырышында карар кабул ителде. Депутатлар ачык тың­лаулар үткәрелгәннән соң Чирмешән муниципаль районы...
      533
      0
      0
    Реклама