Лашман урта мәктәбе педагогы, инглиз теле укытучысы Рәмзия Ихсанова быелгы "Ел укытучысы" район бәйгесенең җиңүчесе булды.
Әлеге традицион бәйге районда инде 15 ел уздырыла. Муниципаль тур ике этапта булды: беренчесендә укытучылар сыйныфларда осталыкларын күрсәтсәләр, икенчесендә хезмәттәшләре алдында эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Бәйгедә катнашучыларның яше дә, эш стажы да төрле булуларына...