Чирмешән спортчыларын Зәм-зәм суы белән сыйладылар
Республика мөселманнарының Сарманда узган спартакиадасында катнашкан чаңгычыларыбыз - Лашманнан Айнур Сәлахов, Түбән Кәминкәдән Әхтәм Мусин үз яшьтәшләре арасында җиңү яулап кайтты.
10 январь көнне үткән әлеге бәйгедә бездән район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин җитәкчелегендә 12 кешелек команда көч сынашты. Мөселман - спортчылар бер-берсен мини-футбол, аркан тартышу, өстәл теннисы кебек спорт төрләрендә...