Тау артында кояш бар
Татар халкы яши һәм ару-талуны белми, җиң сызганып иҗат итә. Буыннар чылбыры өзелмәгән, өзелә генә күрмәсен, йа Раббым, үзең ярдәмеңне бир! Якташ язучыбыз Рәмзия Габделхакованың соңгы елларда дөнья күргән "Тау артында кояш бар" исемле китабын укып чыкканнан соң шундый өметле уйлар кичердем. Бу авторның "Көзге яшен", "Көмеш тун" китапларын да...