Хат ташучылар - редакция кунаклары
Узган елдагы кебек, район үзәгендә хат ташучылар шушы көннәрдә "Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") газетасы редакциясе җурналистлары белән очраштылар.
Чәй өстәле артында сүз хат ташучының җаваплы, авыр, әмма мактаулы хезмәте хакында барды, газета-журналларга язылуны оештыру үзенчәлекләре телгә алынды.
Шөкер, авылларда матбугат басмаларын әле дә көтеп алалар, яңалыклардан хәбәрдар булып яшиләр, редакцияләргә...