Быел Кармыш мәктәбенең беренче сыйныфына кергән алты балага уку кирәк-яраклары җыелмасы тапшырдылар. Сабыйларны шундый бүләкләр белән Яшәүче авылы егете Илшат Харисов сөендергән.
Чаллы шәһәрендә яшәп, бройлер кошчылык фабрикасының Тукай районындагы бүлеге директоры урынбасары булып эшләүче игелекле якташ укытучыларына чәй эчәргә матур чынаяклар да алып кайткан.
-Безне, барыбызны да, яңа уку...