Утыз Имәни белән “аңлаштык“
Якташыбыз, тирән акыл иясе, шагыйрь, галим Габдерәхим Утыз Имәнинең тууына быел 260 ел тулды. Шушы олуг затны искә алып, без дә авылыбыз китапханәсендә күргәзмә-портрет ясадык.
Чарага чакырылган балалар белән әдипнең иҗаты хакында әңгәмә кордык, әсәрләрен укыдык. Беренче карашка, Утыз Имәнинең иске стиль белән язылган шигырьләре авыррак укыла, аңлашылып та бетми...