Урманасты Үтәмештә беренче тапкыр Нәүрүз бәйрәмен зурлап үткәрделәр.
Авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта байтак халык җыелды. Әүвәл авыл яшьләре, өйдән-өйгә кереп, шигырьләр әйттеләр, йорт хуҗаларына исәнлек - саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләп йөрделәр. Гармун тавышын, дәртле җырларны ишетеп, бар да мәдәният йортына ашыкты.
Үтәмешлеләр бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр. Клуб каршындагы театральләштерелгән...