Иске Котыш янындагы авариядә ике кеше һәлак булган
Январь аенда район территориясендә җитди юл һәлакәтләре булмады, ә февраль башында, бер атна эчендә, ике авария теркәлде, ике һәлакәттә ике кешенең гомере өзелде, бер бала яралар алды.
Районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышында менә шушы юл һәлакәтләренең сәбәпләре тикшерелде.
11 февральдә, 18 сәгать 20 минутта Кузай-Нурлат юлында,...