Чирмешән врачлары озак ял итмәячәк
Алдагы Яңа ел каникулларында халкыбыз бер атналап ял итәчәк. Районыбызның кайбер хезмәтләре өчен исә бәйрәмнәрнең беренче көннәре үк эш мәшәкатьләре белән башлана.
Район үзәк больницасы поликлиникасында табиблар 3, 4, 5, 8нче январь көннәрендә хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта больницаның баш табибы Гайсә Сәгыйров хәбәр итте.
Район электр элемтәсе челтәрләре, район ЗАГС...