Чирмешәндә мөселман яшьләре ярышты
Район үзәгендәге физкультура-савыктыру комплексында узган якшәмбе көнне дистәгә якын шәһәр һәм район командалары тенниста, волейболда, суда йөзүдә, кул көрәштерүдә, аркан тартуда көч сынаштылар.
Республикакүләм бу бәйгедә иң тавышлысы аркан тарту вакытында булды кебек. Тавышлы дию яхшы мәгънәдә, залда бик хисләнеп көч бирүчеләр күп иде. Чирмешән егетләренә башта ук көчле көндәшләр...