Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 17 декабрь 2013 яңалыклары

    • 17 декабрь 2013 - 11:13
      Җәмил Шәйхетдинов чирмешәнлеләрне Түбән Камага дәште
      Якташыбыз - үзе инженер, үзе һәвәскәр җырчы Җәмил Шәйхетдинов 60 яшьлек юбилеена кунаклар дәште. Инде 40 елга якын, институт тәмамлаганнан бирле Түбән Кама сәхнәләрендә чыгыш ясаучы Җәмил Шәмсетдин улын шушы каланың халык иҗаты йортында бөтен яктан "сүтеп җыйдылар", узган гомер юлының бөтен мизгелләрен искә төшерделәр. Туган җирдән читтә булса да,...
      728
      0
      0
    • 17 декабрь 2013 - 06:23
      Чирмешәндә мөселман яшьләре ярышты
      Район үзәгендәге физкультура-савыктыру комплексында узган якшәмбе көнне дистәгә якын шәһәр һәм район командалары тенниста, волейболда, суда йөзүдә, кул көрәштерүдә, аркан тартуда көч сынаштылар. Республикакүләм бу бәйгедә иң тавышлысы аркан тарту вакытында булды кебек. Тавышлы дию яхшы мәгънәдә, залда бик хисләнеп көч бирүчеләр күп иде. Чирмешән егетләренә башта ук көчле көндәшләр...
      682
      0
      0
    • 17 декабрь 2013 - 03:43
      Чирмешән мемориаль үзәгенә - мөгаллимәдән бүләк
      Ул заманында районыбызның тугыз мәктәбендә мөгаллимлек иткән. Ветеран-укытучы Оркыя Галиева бик тә дәрәҗәле - РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы исеме иясе. "Атказанган"ны якташыбызга 1974нче елда РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән бирәләр. Оркыя апа бу хактагы тарихи документны күптән түгел Чирмешән мемориаль үзәгенә бүләк итте. Түбән Чегодай авылында туып, озак еллар...
      714
      0
      0
    Реклама