Ризидә Казанга барачак
Лашман урта мәктәбенең математика укытучысы Ризидә Сәлахова -"Ел укытучысы-2013" район конкурсының җиңүчесе. Ул Казанда үтәчәк бәйгедә район данын яклаячак.
Быелгы бәйгедә барлыгы 15 кеше катнашты, бишесе финалга чыкты. Конкурсантларның дүртесе - татар теле, калганнары - рус теле һәм әдәбияты, география, математика, башлангыч класслар, инглиз теле, чуваш теле, технология, рәсем, физкультура...