Яшәүчедә су “котырган”
Ике тәүлек буе яуган яңгырлар, кисәк җылыту аркасында Яшәүче авылындагы кайбер йортларга, абзарларга су кергән. Бер хуҗалыкта хәтта дүрт баш сарык бәрәне дә кар суларына тончыгып үлгән.
Кырлардан төшкән суны халык телендәге "Ташчокыр" түбәнлегендәге кар буып тота. Шушмага юл тапмагач, су, киңәеп, авыл урамнарына таралган. Башка елларны карны алдан ерып...