19 май 2014 яңалыклары
-
Әбиләр ник елый?
Алар язын шомырт, алмагачларның чәчәккә күмелгән вакытында туган. Майның унбишендә. Сугыш вакытында самолетлар җыешкан Мөсәвәрә, тракторда да эшләгән Вәсилә, сигез бала үстергән Фәрхинур әбиләр гомер бәйрәмнәрен үткәрде. Якташларыбызның кайсына туксан, кайсына йөз яшь тулган. Юбилярларның һәрберсе янына район башлыгы Наил Зарипов үзе барып, аларга Россия Президентының Котлау хатын һәм үзенең...
-
Чирмешәндә җәяүлеләр юлы ачык күренә
Чирмешән урамнарында аклы-сарылы "зебралар" саны арта бара. "Чирмешән" коммуналь төзелеше оешмасы эшчеләре инде дистәдән артык урында җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыннарын буядылар. Бу "зебралар" Шешминский, Беренче Май, Титов, Совет урамнарындагы юл киселешләрендә, балалар бакчалары, мәктәпләр янында ясалды. -Хәзер эш Мәктәп һәм Гагарин урамнарында дәвам итә,- ди предприятие директоры Габбас...
-
Ивашкинода экологик таләпләр үтәлми
Санитар-экологик икеайлык барышында район административ комиссиясе төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга карата төзелгән 40 беркетмәне тикшергән. Чисталык хакында еш сөйлибез, еш язабыз.Шулай да кайберәүләр бу сүзләргә игътибар бирмиләр. Беркетмә төзи башлагач, "без белмәдек, безне кисәтмәделәр", дип аклана башлыйлар. Шушы көннәрдә генә чисталыкны бәяләү өчен, экология инспекторы Хәлим Сәлахов һәм инфраструктура үсеше белгече...