Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әбиләр ник елый?

Алар язын шомырт, алмагачларның чәчәккә күмелгән вакытында туган. Майның унбишендә. Сугыш вакытында самолетлар җыешкан Мөсәвәрә, тракторда да эшләгән Вәсилә, сигез бала үстергән Фәрхинур әбиләр гомер бәйрәмнәрен үткәрде. Якташларыбызның кайсына туксан, кайсына йөз яшь тулган. Юбилярларның һәрберсе янына район башлыгы Наил Зарипов үзе барып, аларга Россия Президентының Котлау хатын һәм үзенең...

Алар язын шомырт, алмагачларның чәчәккә күмелгән вакытында туган. Майның унбишендә. Сугыш вакытында самолетлар җыешкан Мөсәвәрә, тракторда да эшләгән Вәсилә, сигез бала үстергән Фәрхинур әбиләр гомер бәйрәмнәрен үткәрде.


Якташларыбызның кайсына туксан, кайсына йөз яшь тулган. Юбилярларның һәрберсе янына район башлыгы Наил Зарипов үзе барып, аларга Россия Президентының Котлау хатын һәм үзенең бүләкләрен тапшырды. Авыл җитәкчеләре, социаль хезмәткәрләр дә туган көнгә буш кул белән килмәгән. Шундый игътибарга күңелләре булып әбиләребезнең күзләре яшьләнде дә инде.

Балаларына киемнәрне үзе теккән
Кармыш авылыннан Мөсәвәрә әби Сәлаховага да 90 яшь. Әнисенең туган көненә дип бүген аның бер кызы Санкт-петербургтан ук кайткан.
Авыл апасы үстергән җиде баланың алтысы исән-сау. Мөсәвәрә әби төп йортта улы Мансур, килене Фәния тәрбиясендә яши. Әбиебез, күз тимәсен, бик матур йөреп тора. Зиһенле. Үз заманында оста тегүче дә булган икән, ул-кызларына киемнәрне үзе тегеп үстергән. Гомере буе колхозда төрле эшләрдә эшләгән ветеран ул.
-Безнең буынга күп эләкте. Ачлыгын күрдек, яшьли урманын да кистек, - дип узганнарны искә алып сөйләде табын артында Мөсәвәрә әби.- Сугыш вакытында Казанда авиация заводында эшләдем. Бездән тәүлегенә күккә унар самолет күтәрелеп китә иде. Җиңүгә минем дә өлешем керде. Бүген туган көнемне онытмаганыгыз өчен бик зур рәхмәт.
Фәрхинур әби йөзгә җитте
Бүген аның егерме оныгы, унтугыз оныкчыгы бар. Туймәттән йөз яшьлек әбигә хәтта оныкчыгының баласын күрергә дә насыйп булган.
-Безнең өчен әниебездән дә тәмлерәк пешерүче юк сыман. Ул салган ипиләр, ул пешергән җәймәләр, бавырсыкларның тәмен һич онытмыйбыз. Киленебез Җәмиләнең ризыкларында да "әнинең кулы" сизелә. Ул да аш-суга оста безнең,- ди юбиляр әбинең кызы Мәдинә апа.
Фәрхинур әби Гайнанованың киленнәреннән бәхете бар. Бигрәк тә янындагы Җәмилә апа каенанасын бик кадерләп яши. Әбинең барлык балалары да аңа һәм төпчек энеләре Әмил абыйга, аларның балаларына бик рәхмәтлеләр. Әби бүген йөри алмый, күбрәк урын өстендә.
-Төрле кешеләр бар. Кайберәүләр әти-әниләрен карамыйча картлар йортына да бирәләр. Ә сез, күренеп тора, әниегезне хөрмәт итеп яшисез. Рәхмәт, - диде район җитәкчесе.
Вәсилә әбигә утын да китерәчәкләр
Урманасты Үтәмештән Вәсилә әби фермада Шәрәфетдиновага 90 яшь тулды. Ялгыз яшәүче карчыкны туган көне белән котларга мәктәп укучылары да килгән.
Бер бала үстергән Вәсилә әби фермада сыерлар сауган, колхозчыларга аш пешергән. Сугыш елларында, үзе әйтмешли, "тешле-тешле" тракторда да эшләп алган. "Сугыш туктаган көнне кырда җир тырмалый идем,"- дип искә ала ул.
-Нинди авыр заманнарда яшәгәнсез, ачлыктан шешенгән вакытларыбыз да булды дисез. Сезнең буын барысын да кичерде. Бүгенге яшьләребезгә мондый көннәр язмасын. Илдә тынычлык булсын, - диде әбигә бүләкләр тапшыргач Наил Зарипов. - Сез берәр машина утын кирәк дисез, берне түгел, икене дә китерәбез, Вәсилә әби. Исән генә булыгыз!
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X