15 июль 2016 яңалыклары
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Юлы булгач, күпере дә кирәк Иске Үтәмеш, Урманасты Үтәмеш авыллары ягындагы олы юлларны яңа асфальт түшәп бик яхшы шомарттылар. Алексеевскидан килгән осталар бу көннәрдә Урманасты Үтәмешкә керә торган юл аркылы, буа турысына салынган бетон торбаларны да ремонтлыйлар. Аларны сүтеп алып, яңа нигез ясап, янә җыячаклар. Гаилә парларына - истәлек бүләкләре...
-
Чирмешән районында урып-җыюга әзерләнәләр
Быел район хуҗалыкларында бер комбайн өлешенә 550 гектарлап иген мәйданы туры килә. Уракка үзебездән 80ләп комбайн чыгарга тиеш булса, район җирләрен эшкәртүче "Агропродукт", "Лениногорск агрофирмасы", "Татагро" ише җәмгыятьләрнең моңа үз техникалары бар. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләреннән торган махсус комиссия районыбыз хуҗалыкларында уракка әзерлекне, техникаларның төзеклеген тикшерде. Белгечләр...
-
Чирмешән районыннан 30дан артык егетне хәрби хезмәткә алдылар (ФОТО)
Язгы чакырылышта Чирмешән районыннан утыздан артык яшь кеше хәрби хезмәткә алынды. Бу егетләрнең тугызысы югары уку йорты тәмамлап киткән, 14сенең кулында техникум тәмамлау турында документы бар. Калганнары урта белемлеләр, ягъни техникум, колледжларда укуларын армия хезмәтеннән кайткач дәвам итәчәк. Югары Кәминкәдән бер көнне 3 егетне солдатка озаттылар. Марат Гомәров фотолары.
-
Яшәүчедә - Сабантуй
30 июль көнне биредә авыл бәйрәме - якташлар очрашуы булачак. Сабан туе сәгать 12дә башланырга тиеш. Биредә атлар чабышында, милли көрәштә (ир-егетләр, хатын-кызлар арасында да), төрле уеннарда катнашырга, тамаша кылырга мөмкин. Яшь парлар, юбилярлар, сирәк һөнәр ияләре бүләкләнәчәк. Яшәүче Сабан туена күренекле артистлар: Лилия Муллагалиева, Резедә Шәрәфиева, Алсу Хәбибуллина, Фәнзирә...