Берсендә бозаулар үлгән, икенчесендә сөт аз
Район хуҗалыкларында терлекләрне кышлату, язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү, тәҗрибә уртаклашу буенча семинарлар дәвам итә. Күптән түгел белгечләр, хуҗалык җитәкчеләре "Лашман агрофирмасы"нда һәм "Сөлчә" җәмгыятендә булдылар.
Лашманлыларның язын чәчәргә орлыклары җитәрлек. Машина-трактор паркында техникалар ремонты да җайга салынган. Тырмаларның күп өлешен тимерче кулы аша уздырганнар, хәзер механизаторлар чәчкечләр төзәтә. Тик...