14 февраль 2014 яңалыклары
-
Чирмешәндә Мәхәббәт бәйрәмендә – дүрт туй уйнадылар
14 февраль - Гашыйклар көнендә район ЗАГС хезмәткәрләре дүрт парның никахларын теркәгәннәр. Иске Элмәле авылында яшәүче Юрий Захаров Лениногорск кызы Анастасияне, ә Ивашкинодан Андрей Гаврилов Яңа Чишмә кызын - Еленаны тиң иткәннәр. Яшьләр нәкъ Гашыйклар көнендә район мәдәният йортында никахларын рәсмиләштерделәр. Бу көнне Кирпеч заводы поселогында яшәүче Алексей Копьев Алинә...
-
Иске Котыш янындагы авариядә ике кеше һәлак булган
Январь аенда район территориясендә җитди юл һәлакәтләре булмады, ә февраль башында, бер атна эчендә, ике авария теркәлде, ике һәлакәттә ике кешенең гомере өзелде, бер бала яралар алды. Районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышында менә шушы юл һәлакәтләренең сәбәпләре тикшерелде. 11 февральдә, 18 сәгать 20 минутта Кузай-Нурлат юлында,...
-
Чирмешәндә чаңгычылар узыша
"Татарстан чаңгы юлы -2014" бәйгесен бу якшәмбе көнне, 16нчы февральдә уздырачаклар. Сәламәтлеге яхшы булган һәркем ярышларда катнаша ала. Яшь үзенчәлекләренә карап, чаңгычылар бер, ике, өч километрлы дистанцияләрдә көч сынашачак. 50 яшьтән узган спортчыларга бер километр ара узарга туры килә. VIP-узышта 2014 метрга шуачаклар. Гаилә эстафетасында катнашучылар исә 200шәр метрга йөгерә....
-
Әмир егете Әфганстанда икәнлеген әти-әнисенә дә әйтмәгән
Әмир авылыннан армиягә алынган Рәмил Харисов бер ел буе Әфганстанга Союздан "Град" сугыш коралы өчен снарядлар ташый. Ә засадаларга чыккан вакытта аның ГАЗ-66 автомашинасына миномет урнаштыралар. Якташыбыз солдат шулпасына әүвәл Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә ияләнә. Бер елдан соң, хезмәтнең иң авыр чоры үтте (ул кадәр үк сагындырмый, егет яңа...
-
Чирмешәндә чүп контейнерлары булмаячак
Узган елның көзеннән бирле район үзәгенең көнчыгыш өлешендә каты көнкүреш калдыкларын капчыкларда килеш җыялар. -Бу эшне инде дүрт ай дәвамында башкарабыз,- ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры Рәфыйк Хәйдаров. -Халык моңа күнде дисәк тә була. Дәгъва белдерүчеләр юк. Коммуналь хуҗалык транспорты атнага ике тапкыр: дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрне иртәнге...