Наталья Наумова: “Безгә бер белмәгән кешеләр дә булыша”
Чирмешәннең Амур ягындагы Мәктәп урамында яшәүче Наумовлар өендә узган атна башында янгын чыгып, гаилә өсләренә кигән киемнәрдән урамда калды.
Хуҗалар иртән, гадәттәгечә, бер улларын мәктәпкә, икенчесен бакчага озатып, эшкә китәләр. Озак та үтми, тугызынчы яртылар тирәсендә аларның өйләре яна башлый.
"Утны беренче булып без күрдек. Газны, электрны өзеп, янгын сүндерүчеләрне...