12 май 2017 яңалыклары
-
Чирмешәндә медицина хезмәткәрләре спартакиадасы үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Марат Гомәров фотолары.
-
Түбән Чегодайда тирәкләрне ник кискәннәр?
Түбән Чегодай авылына керү юлы кырыендагы посадканы өмә ясап кискәннәр. Чөнки бу тирәкләр (тополь) нык картайган, кеше тормышына куркыныч тудыра, көчле җилләр вакытында сынып, юлга төшү очраклары да булган. Утынга яраклы агачларны кисүчеләр үзләренә ала, ә вак ботаклары яндырылачак.
-
Чирмешән лицее командасы республика ярышларында җиңүче булган
Чирмешән лицееның "Без бергә көчле" хокук бозуларны кисәтү отряды республика ярышларыннан җиңү яулап кайткан. Җиде егет һәм ике кыздан торган команда "Берәү - барысы өчен, бөтенесе бер кеше өчен" номинациясендә җиңүче булган. -Муниципаль этапта яхшы нәтиҗәләр күрсәткән командаларның эшләрен республикага заочный этапка җибәрдек. Республикадагы 46 район арасыннан финалга узган 10...
-
Кара Чишмәдә мунча янган
Бу авылның бер хуҗалыгында чыккан ут агач мунчаны яраксыз иткән һәм абзар түбәсенә зыян салган. Белгечләр янгын электр үткәргечләрдәге кыска ялганыштан чыккан дип фаразлый. -25 апрельдән 15 майга чаклы республикада янгынга каршы аерым режим кертелде. Шуңа да карамастан, ярамаганын белә торып, халык арасында чүп, үлән яндырулар бар. Районда дүрт кеше...
-
Чирмешән районында балалар бакчалары чыгарылыш кичәләренә әзерләнә
Чирмешән районында мәктәп яшенә җиткән 130 сабый бакча белән хушлашачак. Май ахырында балалар бакчаларында да чыгарылыш кичәләре башланып китәчәк. Быел районда 130 сабый бакча белән хушлаша, ягъни алар 1 сентябрьдән парта артына утырачаклар. Иң зур чыгарылыш "Ромашка" балалар бакчасында - аннан - 19, "Чишмәкәй"дән - 18, Лашман балалар бакчасыннан -...
-
Лашманда авыл җирлеге Советы өчен төзелүче бина быел өлгерә дә
Лашманда авыл җирлеге Советы өчен төзелүче бинаның стеналары әзер дә диярлек. Авыл мәдәният йорты һәм яңа ФАП янында калкытылучы бу бинаны республика программасы буенча, бюджет средстволарына коралар. Ул быел файдалануга да тапшырылырга тиеш.