12 март 2016 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов: “Минем әни – командир!”
"Татар теле кирәкми, диләр. Юк шул, әгәр телне аңласагыз, күбрәк белгән булыр идегез", - диде Рөстәм Миңнеханов 8 Март уңаеннан хатын-кыз журналистлар белән очрашуда. Ел саен үткәрелә торган чарада Татарстан Президентының итәкле ярдәмчеләре турында да, республика башлыгының әнисе - командир Вәсига апа турында да сөйләде ул. Ә акча турында сүз...
-
Чирмешәндә тагын көрәшәләр
13 март, якшәмбе көнне районыбызның мәктәп укучылары Яхья Латыйпов истәлегенә уздырылучы милли көрәш ярышларында бил алышырга җыена. "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексында узачак бәйге сәгать10да башлана. Ярышларга рәхим итегез!
-
Чирмешәнлеләр “Халкым минем” фестивалендә җиңү яулаганнар
Самара өлкәсе Похвистнево районының Гали авылында узган "Халкым минем" фестиваленнан якташларыбыз: Чирмешән егете Айнур Галләмов һәм Түбән Кәминкә авыл мәдәният йорты директоры Гөлгенә Әлмиева беренче дәрәҗә Дипломнар белән кайтканнар. Түбән Кәминкәдән Данияр Гарифуллин һәм Кара Чишмәдән Зөфәр Сәлимов, Утыз Имәннән Хәлил Гыйльманов икенче урын ияләре. -Сигезенче тапкыр үткәрелүче бу фестиваль...