12 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Татарстанда бала тапкан авыл хатын-кызларына яңа пособие билгеләнәчәк
Татарстанда демографик вәзгыятьне яхшырту юнәлешендә чираттагы чаралар күреләчәк. Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга беренче һәм өченче булып туган балалары өчен түләүләр кертергә тәкъдим ителә. Бер шарт бар - хатын-кыз авылда кимендә өч ел яшәгән булырга тиеш. Бүген Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының коллегиясендә республика Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин шул...
-
Синоптиклар гыйнвар, февраль, мартта нинди һава торышы фаразлый
«Татар-информ» агентлыгы салкыннар кайчан башланасын, христиан бәйрәмнәренә (Крещение) көчле суык буламы-юкмы икәнен, якындагы араларда табигать нинди сюрпризлар китерәсен белеште. Чын салкын кыш Татарстанга Иске Яңа елга ук килеп җитәчәк. Бу атна ахырына төнлә -20 градустан да салкынрак булачак, аерым районнарда исә температура -29 градуска кадәр төшәчәк. "Бу елның беренче декадасында...
-
Чирмешәнгә Россия Герое килде
Утыз Имән авылы егете Рәмис Төхфәтуллин кечкенәдән үк хәрби булырга хыяллана. Бүген ул Казан танк училищесының беренче курсында белем ала. Чирмешәндә узган "Ватанны саклау дигән һөнәр бар!" исемле чарада Рәмис үзенең уку йорты турында горурланып сөйләде. -Дөресен әйтим, укырга җиңел түгел, ләкин яхшы укысаң, дисциплина һәм спорт белән "дус" булсаң,...
-
Урысча сөйләшеп, татарча җырлап булмый
Резедә Шәрәфиеваны беркем белән дә бутап булмый. Ул сирәк тавыш иясе, үз-үзен тотышы, сәхнә киеме дә башкалардан үзгә аның. Белгечләр исә, Резедә татар эстрадасына Европа стиле алып килде, дигән фикердә. Ләкин ул сәхнәгә башка һөнәр үзләштергәннән соң гына килә. Чаллыдан Казанга да күченеп килергә атлыгып тормый. Моның сәбәпләре нидә? Җырчы...
-
Иске Яңа елда Чирмешәндәге Яшьләр мәйданчыгында бәйрәм була
Иске яңа ел уңаеннан район үзәгендәге яшьләр мәйданчыгында 13 гыйнвар көнне "Яңа ел сюрпризлары" дигән тамаша үзачак. Ул кичке сәгать сигездә башлана. Программада: татар эстрадасы артистлары Фәнил Галиуллин һәм Илдар Насыйров чыгышлары, бәйрәм дискотекасы. Билгеле, Яңа ел кичәсенә Кыш бабай белән Кар кызы да киләчәк. 12 гыйнвар көнне монда Раштуа...
-
Җиңел һәм тиз әзерләнә торган "Медовый" торт
"Медовый" торт рецепты. Кирәк: 4 аш кашыгы бал, 2 стакан песок , 3 бал калагы сода , 250 гр атланмай Крем өчен: 1 банка куертылган сөт 200 г атланмай Бөтенесен бергә кушып парда (ягьни әлеге кушылма салынган савытны суга салып утта тоту) тотарга. Эреп беткәч, массаны суытырга. Суынып беткәч, 4...
-
Әккәрәйдә Крещениегә кадәр үк коена башлаганнар
Православие динен тотучылар 19 гыйнварда Крещение бәйрәмен билгеләп үтә. Бу көнне барлык чиркәүләрдә, шул исәптән безнең районда да тантаналы гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы булачак, аннан христианнар изгеләндерелгән бәкегә чумалар. Изгеләндерелгән суның могҗизалы көче бар, өч көн дәвамында аны байтак алып калалар. Әлеге суны аз-азлап ел әйләнәсенә эчәргә мөмкин,...
-
ҖОМГА КӨННЕ МӨСЕЛМАНГА НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ ЯРАМЫЙ? (СОРАУ-ҖАВАП)
Җомга көнне нинди гамәлләр кылырга, нинди гамәлләр кылудан тукталып торырга? Россия ислам институты гуманитар кафедрасының өлкән мөгаллиме, "Казан нуры" мәчете имам-хатыйбы Радик хәзрәт Зәбиров Интертат.ру электрон газетасына бу хакта сөйләде. Җомга көне мөселман культурасында бәйрәм көннәреннән санала. 1. Рамазан аеннан башка, бүтән айларда тота торган нәфел уразасын тотарга ярамый. 2....
-
2017 елда Татарстанда сырхауханәләрне капиталь ремонтлау 4 миллиард сумга төшкән
Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 медучреждениедә ремонт эшләре бара. (Казан, "Татар-информ", Гүзәл Гайнанова). Медицина учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасын тормышка ашыруга 2017 елда якынча 4 миллиард сум акча бүленде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге 75 сырхауханәдә...
-
Чирмешән районында шәхси хуҗалыклар 2017 елда сөт сатудан 76 миллион сум керем алганнар
Узган елда районыбызда шәхси хуҗалыклар барлыгы 76 миллион сумлык сөт сатканнар. Бер сыер башына уртача керем 39 мең 808 сум тәшкил итә. Аннан алдагы 2016 ел белән чагыштырганда, сөт сатуны Ульяновка, Иске Үтәмеш, Иске Котыш авыл җирлекләрендә сизелерлек арттыра алганнар. Ә менә Бәркәтәдә, Түбән Кармалка, Яңа Кади авыл җирлекләрендә сөт...