11 май 2016 яңалыклары
-
Ивашкино фермеры 7 кешене эшле иткән
Ивашкинодан фермер Геннадий Макаров хуҗалыгында һәр көнне 450 килограмм тирәсе сөт савыла. Аның 100 килограммын бозауларга эчерсәләр, калганын Әлки эшмәкәренә тапшыралар. -Абзарыбызда 49 баш сыер, аларның күпчелеге бозаулады инде, - ди Геннадий Макаров. - Сыерларның баш санын тагын егермегә арттырырга исәп бар. Печәнен, фуражын үзебез үстергәч азык мул, техникабыз да...
-
Чирмешәндә тиз чәчәләр
Район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 19 меңгә якын гектарда язгы сабанашлык культуралары чәчелгән (тиешленең 47 проценты). Соңгы көннәрдә, һава торышы яхшыру белән, кырларда агрегатлар сизелерлек күбәйде. Башкалар белән чагыштырганда, "Сөлчә", "Авангард", "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыятьләрендә, "Лениногорск Агрофирмасы", "Агропродукт", "Татагро" хуҗалыкларында эш темпы югары. "ЧирмешәнАГРО" 2 мең гектардан күбрәк мәйданда бодай, арпа, солы,...
-
Чирмешәндә конкурс җиңүчеләренә велосипедлар тапшырдылар
Икенчел чимал җыю буенча "Авылда чисталык синнән башлана!" - "Чистое село начинается с тебя" район бәйгесенең җиңүчеләренә бүләкләр тапшырдылар. Ике ай дәвам иткән конкурста Утыз Имән мәктәбенең 7нче класс укучысы Рәзил Фәттахов һәм кадет мәктәп- интернатының 6нчы класс укучысы Семен Сурков беренче урыннарны яуладылар. Һәрберсе 1700 килограммнан артык макулатура тапшырган...
-
Иске Кадидан Чанышевлар династиясе гасырларны иңли
2016 нчы елда Иске Кади авылы мәктәбенең урта мәктәп итеп үзгәртелүенә илле ел тула. Шушы еллар эчендә бу уку йортын тәмамлап, илебез үсешенә өлешләрен кертеп, авылыбызны данлаучы күренекле шәхесләр байтак. Алар арасында колхозчылар да, завод-фабрика эшчеләре дә, төзүчеләр, инженерлар да, табиб һәм шәфкать туташлары да, мәдәният хезмәткәрләре дә, фән эшлеклеләре...