Яулык та – зур бүләк
Лашман авылында быел җиде пар бергә гомер итүләренең илле, илле биш, алтмыш еллыкларын билгеләп үтә. Авыл мәдәният йортына дәшеп, юбилярларны башкаларга, бигрәк тә яшьләргә, үрнәк итеп сөйләделәр.
Чарага чакырылучыларның иң олылары - Бөек Ватан сугышы ветераны Хәниф абый һәм пенсионер-укытучы Миңнегөл апа. 60 ел бергә яшәгән Гыйматдиновларга район башкарма комитетының...