10 март 2014 яңалыклары
-
Чирмешән шахматчылары газета кубогы өчен ярыша
Бүген район шахматчылары "Безнең Чирмешән" газетасы Кубогына шахмат турнирына җыелдылар. Бәйгегә алтмышка якын шахмат сөюче килде. Җиңүчеләр ир-атлар һәм хатын-кызлар, яшүсмерләр, кызлар һәм малайлар арасында билгеләнә. Аларга якташыбыз- юмарт иганәче Кармышта туган Фәгыйль Гатиятов булышлыгы белән алынган бүләкләр тапшырылачак. Шахмат турнирын үткәрүдә редакциягә район кулланучылар җәмгыяте һәм "Кади"хуҗалыгы җитәкчесе Рәдис...
-
Фәрхинур әби – Чирмешәндә иң озын гомерлеләрнең берсе
Туймәттә яшәүче Фәрхинур Гайнанова бу көннәрдә котлаулар кабул итә. Якташыбызга 100 яшь тулды. Дөрес, документ буенча ул май аенда туган булып санала. Әмма балалары (алар җидәү) ел саен диярлек Халыкара хатын-кызлар бәйрәмендә төп йортка җыелып, кадерле әниләрен котлыйлар, бүләкләр белән сөендерәләр. Быел да шулай иттеләр, юбилей мәҗлесендә Казаннан, Бөгелмәдән, Урманасты...
-
Баллы, балыклы бәйрәм
Халыкара хатын-кызлар көнендә Чирмешәндә узган ярминкәдә хәтта кибеттә дә юк товарлар тәкъдим иттеләр. 15-25 мең сумга бозаулар, капчыгын 500 сумнан коры жом, өч литрлы банкада 700-1100 сумга - бал, берсе-берсе 200-230 сумга кызыл тавыклар, бар да бар иде. Бу ярминкәдә балыкның да әллә ничә дистә төрен саттылар, он һәм он...