9 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Чирмешән пенсионерларына 5әр мең сум акча биреләчәк
Бер тапкыр бирелүче компенсация - 5 мең сум пенсионерларның 2017 ел январь ае пенсиясенә өстәләчәк. Бу хакта РФ Хөкүмәте карар кабул иткән. Аны алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итү яки гариза язу кирәкми. Компенсация Россия Пенсия фонды аша пенсия алучы һәм Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче пенсионерларга биреләчәк. 2016 елда...
-
Бәркәтә зиратындагы өмәгә кран да килгән
Бәркәтә авылының Түбән оч зиратында өмә үткәреп, изге урынны карт тирәкләрдән арындырдылар. Бу эшләрне башкарырга дип, халык авыл җыенында сүз куешкан булган. Авылдашлары Рифкать Хаммәтгалимов зур өмәгә кран җибәргән. Биек агачларны кисәргә булышкан "Чирмешәнурман" учреждениесе урманчыларына да рәхмәтле бәркәтәлеләр. -Безнең авылда өч зират. Югары оч зиратын тәртипкә китергән идек инде....
-
Чирмешән сәнгать мәктәбе укучысын Америкага чакырганнар
Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Илшат Латыйпов (укытучысы - Альбина Арютина) Герцег Нови шәһәрендә (Черногория) "VivaMusic" Халыкара конкурс - фестиваленда икенче урынга лаек булган. Бу бәйгедә Илшат аккордеонда уйнап, үз сәләтен күрсәткән. Яшь музыкантны Нью - Йорк шәһәренә, бөтен дөньяда танылган классик музыканың концертлар залында чыгыш ясарга да чакырганнар. -Илшат бик...
-
Чирмешәнгә шәһәрдән дә килеп укыйлар
Белем көнендә тантаналы линейка ясап, Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалына тагын 70 укучы кабул иттеләр. Хәзер монда барлыгы 211 егет һәм кыз белем ала. Тугызынчы сыйныфны тәмамлап килүчеләр техникумда пешекче, бухгалтерия хисапчысы (учетчик) һөнәренә укыячак. Быел әлеге төркемдә бер егет тә белем алмакчы. Авыл хуҗалыгын механикалаштыру бүлегендә дүрт ел укыйсы....