Бабайлар да чүлмәк ватты
Бер яшьлектә, бер картлыкта, дигәндәй, бүген 73 яшьлек ветеран Солтан абзый Хәлиуллин да гер күтәрде. 16 килолы тимер коелмасын бер кул белән 30 тапкыр һавага чөйде. Димәк, аңарда дәрман бар әле.
Ураза гаетеннән соң Чирмешәндә уздырылган мөселман Сабан туенда башка кайбер бабайлар да бәйгеләрдә көчләрен күрсәтә алдылар. Билгеле, имамнардан яшьрәкләре...