7 октябрь 2016 яңалыклары
-
Чирмешәндә бүген газета-журналлар соңга калды
Бүген районда газета-журналлар соңарды. Сәбәбе нидә? Әлеге сорауга район почта элемтәсе участогы начальнигы Любовь Фәтхетдиновадан мондый җавап алдык: -Почта Казаннан ук килмичә торды. Белешүебезчә, анда транспорт белән проблема булган. Төштән соң газета-журналлар кайтты. Почтаны иртәгә таратачакбыз.
-
Чирмешәндә “Шома бас!” уза
15 октябрьдә район мәдәният йортында "Шома бас!" ("Легко танцуя!") татар халык биюләре буенча хореография һәм фольклор коллективлары смотр - конкурсының зона туры уза. Мондый чара район сәхнәсендә беренче тапкыр була. Әлеге зона турында Чирмешәнгә якын урнашкан сигез район вәкилләре катнашуы көтелә. Чыгышлар көндезге сәгать 10да башлана.
-
Чирмешәндә укытучыларны бүләкләделәр (+ФОТО)
Укытучылар көне уңаеннан район мәдәният йортында җыелган педагоглар арасында чәчләренә чал кергән хезмәт ветераннары да, яңа гына дәрес бирә башлаган яшь белгечләр дә бар иде. Якын көннәрдә 80 яшен тутырачак Антонина Колоколова гомеренең яртысыннан артыгын мәктәпкә, балаларга багышлаган. - Кечкенә чагымда ук әти: "Минем кызым укытучы була", - дия иде....