5 февраль 2017 яңалыклары
-
Бер вакыт юк туктап елмаерга...
"Бер вакыт юк туктап елмаерга, Бер минут юк туктап еларга..." Эльвира Ибраһимованың фаҗигале үлеме тетрәндерде, сискәндерде. Ул язучы Г.Гыйльмановның "Авылга хат" дигән шигырен видеоязма аша сайт укучыларына җиткергән иде. Әлеге язманы Эльвираның якты истәлегенә бгышлап янәдән кабатлап тәкъдим иттеләр. Эльвира Ибраһимова башкаруында Галимҗан Гыйльмановның "Авылга хат" дигән шигыре беркемне дә...
-
Илсөя Бәдретдинова телефоныннан төтен чыгарлык нәрсә эшләгән?
4 февральдә җырчы Илсөя Бәдретдиновага 36 яшь тулган көн. Аны якыннары, тамашачылары иртәдән бирле котлый. Ул үзе дә Инстаграмда берсеннән-берсе матур чәчәк бәйләмнәре, арлар, бүләкләр белән төшкән фотоларын куя. Шуңа хәтта тамашачылары язган котлауларның да барысын укып өлгерми бугай. «Рәхмәәәт. Һәр көнне туасым килә минем. Барыгызны да укырга өлгермим. Телефонымнан...
-
Ел саен авылларда 80-90 мең кеше кими — Фәрит Мөхәммәтшин
Без авылның йөзе югалуын күрәбез, ди Татарстан Дәүләт Советы Рәисе (Казан, 3 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Татарстанның авыл җирлекләрендә 912,6 мең кеше яши. Авыл кечерәя, картая, диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Фермерлар, крестьяннар хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XVII съездында. "Ел саен авылларда 80-90 мең...