3 октябрь 2016 яңалыклары
-
Чирмешән районында балалар өлкәннәргә тавыш бирергә булышалар
Чирмешән халкы "Казан өчен тавыш бир" акциясендә актив катнаша. Шушы көннәрдә һәр авылда диярлек 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан күренеше өчен тавыш бирү максатыннан төрле чаралар уза. Аларны, нигездә, мәктәп укучылары оештыра, чара барышында балалар өлкәннәргә Казан Кремле һәм Казан федераль университеты өчен кесә телефоныннан тавыш бирергә ярдәм итәләр....
-
Чирмешәннең "Умырзая" ансамбле Кырымда чыгыш ясады
Россия күләмендә оештырыла торган "Түгәрәк уен" татар фольклоры фестивале быел Кырымда, Бахчасарай районында узды. Анда безнең районнан "Умырзая" татар халык ансамбле дә катнашты. -Фестивальдә 19 төбәктән татар фольклор коллективлары чыгыш ясады, - ди район делегациясен җитәкләгән мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов. - Татарстаннан бездән тыш, Зәй һәм Казаннан фольклор төркемнәр...
-
Чирмешәнлеләр казлар да, дуңгыз балалары да сатып алдылар
Чирмешәндә узган атнада булган ярминкәдә кайберәүләр кышкылыкка киез итекләр, җылы бияләйләр алып та сөенде. Иртә түгел шикелле, суыта башлады да. Ярминкәдә капчыгын 2300 сумга - шикәр комы, 450гә - гранулалы коры жом, 43 мең сумга - яшь ярым чамасындагы тана, шулай ук бозаулар, дуңгыз балалары да бар иде. Анна Николаевна...
-
Чирмешәндә зур светофор яна
"Кәрвансарай" сәүдә үзәге каршындагы юл чатына мондый җиһазны узган ял көннәрендә урнаштырдылар. -Бу - җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләрнең хәрәкәтен көйләп торучы зур өч төсле светофор. Биредә машина йөртүчеләребез игътибарлырак булсыннар иде, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рәмис Шәкүров.