2 декабрь 2016 яңалыклары
-
Криминал тапкач, Кулаткыны искә төшерделәр - Алексей Улюкаевның якташлары
Ришвәт алуда гаепләнеп кулга алынган Алексей Улюкаевның әтисе Вәли-Валентин Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы бистәсендә туган. (Казан, 2 декабрь, "Татар-информ"). Ришвәт алуда гаепләнеп кулга алынган Россия икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев чыгышы белән Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы авылыннан. 73online.ru сайты журналисты Антон Степанов аның туган ягында булганнан соң, авылдашларының һәм туганнарының...
-
Чирмешән районында һәр өч никахка бер аерылышу туры килә
Район ЗАГС бүлегендә декабрь аенда никахларын теркәргә теләүче 3 пардан гариза кергән. Киләсе елның январенда 2 пар язылачак. Ноябрь аенда районда 6 гаилә барлыкка килгән, ел башыннан - 105. Бу үткән елның шул чоры белән чагыштырганда бергә кимрәк. Агымдагы елның 11 аенда 35 гаилә таркалган (2015тә дә - шулкадәр).
-
Чирмешәндә Яңа ел чыршылары сатуга чыга
Декабрьнең икенче декадасында Чирмешәндә "чыршы базары" эшли башлый. Чирмешән урман хуҗалыгы һәм урманчылык "Кәрвансарай" сәүдә үзәге территориясендә һәм үзәктә Яңа ел чыршылары белән сәүдә итәчәк. Үткән ел 400 "урман кунагы" сатылган булган, быел да шул чама әзерлиләр.
-
Чирмешәндә су өчен акча түләмәүчеләр күп
Бердәм исәп-хисап үзәгеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бүген район халкының торак-коммуналь хезмәтләр өчен 545 мең сум бурычы бар. Ел башында бу сан 1 миллион 534 мең сум ук булган. Кайберәүләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен айныкын-айга акча түләп барса да, моңа битарафлар, дистә меңләп бурычлылар да байтак. -Бурычларның күп өлеше (487 мең сум)...
-
Чирмешән сулыкларында куркыныч урыннар күп
Сулыклар өсте боз белән капланды, ләкин ул әле бик юка, тиз уалучан, кеше авырлыгын күтәрә алырлык дәрәҗәдә түгел. Мондый вакытта бозга чыгу куркыныч. Кызганыч, балалар гына түгел, хәтта зурлар да боз астына төшеп китү куркынычын исләреннән чыгаралар. Бу ел башында Чирмешәндә яшәүче бер ир-ат, юлны аз булса да кыскарту уе...