1 декабрь 2017 яңалыклары
-
Ришат Төхвәтуллин тәүге тапкыр «Татар җыры» Халыкара эстрада фестивалендә катнашачак
16 декабрьдә «Пирамида» концертлар залында узачак "Татар җыры" 18нче халыкара эстрада фестивале тарихында беренче тапкыр Ришат Төхвәтуллинның катнашуы көтелә. Бу хакта бүген «Мираж» кунакханәсендә «Татар җыры» фестивале уңаеннан оештырылган матбугат конференцияседә хәбәр иттеләр. "Ришат Төхвәтуллинның продюсеры белән уртак тел таба алмадык" Ришат "Үзенчәлекле моң" номинациясендә тәкъдим ителәчәк. Аның ни өчен...
-
Иске Кади үзешчәннәре концертына рәхим итегез!
2 декабрьдә балалар сәнгать мәктәбендә, "Туган як җәүһәрләре" - "Жемчужины родного края" халык иҗатының район фестивале кысаларында, Иске Кади авыл җирлеге үзешчәннәре концерт программасы белән чыгыш ясый. Концерт кичке сәгать 7дә башлана, керү бушлай. Кадыйр Гомәров фотосы
-
Чирмешәндә “Тоннель” операциясе барышында хокук бозучылар ачыкланган
Ноябрьнең соңгы атнасында районда узган "Тоннель" операциясе кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүче 35 кешене тикшергәннәр, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары да ачыкланган. -Өч кешегә карата административ беркетмә төзелде, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин. - Машина йөртүчеләрне тикшерү, беренче чиратта, юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуларны, аварияләрне кисәтүгә, кешеләр тормышын...
-
Кармышта журналистлар спектакль карап киткән
Кармыш мәктәбенә "Гаилә һәм мәктәп" журналы редакциясеннән кунаклар килгән. Район сәнгать мәктәбенең мондагы театр бүлекчәсе укучылары журналистларга "Алтын алма" спектакленнән өзек күрсәткәннәр. Бу мәктәптәге очрашулар хакында журналда тиздән язма да чыгачак икән. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы
-
Чирмешәндә һаман әниләргә һәйкәл куелмый
Чирмешәндә, бу хакта инде биш елга якын сүз алып барсак та, әниләргә һаман һәйкәл куя алмыйбыз. Бу идеяне районда күпләр хуплады, хәтта акчалата булышырга ышандырдылар. Һәйкәлнең эскизын да ясап бирергә теләүчеләр бар. Кызганыч, әлеге изге эшне оештыручы гына юк. Хәер, моны теләсә кем булдыра да алмый. Һәйкәл кайчандыр булыр анысы,...
-
8 бала атасы Ренат Ибраһимов бәби таптыра торган мунча ачарга тели
Бала салкын хастаханәдә түгел, ә җылы мунчада дөньяга килергә тиеш. Бу хакта Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай бүләге лауреаты 8 бала атасы Ренат Ибраһимов хәбәр итте. "Татар-информ" язуынча, Ренат Ибраһимов: "40 яшькә кадәр, ир-ат бала чутыннан йөри, - ди. - Еш ялгыша, уйланылмаган гамәлләр кыла. Фәкать 40 яшьтән соң...
-
Якты Тауда яшәүче Рахманга көтелмәгән бүләк тапшырганнар
Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Якты Тау авылында яшәүче - мөмкинлеге чикле Рахман Ниятовны өенә барып, туган көне белән тәбрикләгәннәр. Иганәчеләр, Римма Әхмәтшина Рахманга махсус торт пешергән, Галина Маркелова шарлардан композиция ясап барган. Көтелмәгән бүләк 8 яшьлек Рахманның да, гаиләсенең дә күңелен күтәргән. Бүлекчә хезмәткәрләре, "Туган көн...
-
Татарстанда ял көннәрендә кар явачак
Шимбә төнге температура минус 3 тән минус 8 градуска, аязган вакытта минус 12 градуска кадәр җитүе көтелә. (Казан, 30 ноябрь, "Татар-информ", Наталья Рыбакова). Татарстанга карлы чын кыш якындагы ял көннәрендә киләчәк. Юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал.Бу хакта "Татар-информ"га 30 ноябрьдә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр....
-
”Безнең Чирмешән” - туган көнгә бүләк
Әмир авылында яшәүче эшмәкәр Гөлшат Әгъләмова да "Якыннарыңны яздыр!" акциясенә кушылды, ул авылдашы, пенсионер Фаһирә апа Галимовага киләсе елның беренче яртыеллыгына район газетасына подписка бүләк итте. -Мин үзем "Безнең Чирмешән"не бик яратып укыйм, аеруча кеше язмышлары турындагы язмаларга өстенлек бирәм. Районыбыз авылларында уңган-булган кешеләр бик күп бит, әллә нинди кызыклы...