Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Ябыгыр өчен күпме йокларга кирәк?

Тәүлегенә сигез сәгатьтән кимрәк йоклаучы кешеләргә ябыгу бик авыр бирелә.

Йокы җитмәсә, кеше артык килоларыннан котыла алмый. Бик катгый диета тотса да, йокы җитмәгән кешенең артык авырлыгы кимеми. Бу турында "Татар-информ"хәбәр итте.

Корея галимнәре фикеренчә, аз йоклаган кешеләрдә май тукымалары күп була, ябыгырга тырышу да нәтиҗә бирми. 

Чили галимнәре дә тәүлегенә биш сәгать ярым йоклаучыларның сигез сәгать йоклаучыларга караганда акрын ябыгуын ачыклаган.

Көньяк Калифорния галимнәре сүзләренчә, ял көннәрендә күп итеп йоклап кына да ябыгып булмый. Йокы белән проблемасы булмаучылар исә май массасы кимү хисабына ябыга, ә йокы җитмәүчеләр май тукымалары кимү хисабына авырлыгын югалта.

Америка һәм Бельгия тикшеренүчеләре йокы җитмәгәндә масса туплауны гормоннар тәэсире белән аңлата. Бу гормоннар аппетитны көйли. Йокы кытлыгы булганда ачлык хисе өчен җавап бирә торган грелин дигән гормон микъдары арта, диелә бу хәбәрдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X