Яңа елга - 14 көн!
Ә сез бу бәйрәмне каршылауның сыналмышларын беләсезме?
*2021 елга әҗәтләрсез керергә тырышыгыз.
*Яңа елга кергәндә акча янчыгында бераз акча булуы, шулай ук банк карталарының да «нуль»гә калмавын кайгыртыгыз.
*Йортка акча китерү өчен Үгез елын каршы алыр алдыннан өйне яхшылап чистартыгыз, юыгыз, җыештырыгыз.
*Яңа ел курантлары сукканнан соң, яныгызга йорт хайваны (эт, мәче) килсә, ел уңышлы узачак дигән сүз.
*Яңа елны каршы алырга бәби көткән парны чакырырга һәм Үгез елына кергәч, йөкле кунак хатынның кулыннан берәр сый-нигъмәт ашарга кирәк. Шулай эшләгән очракта, сезнең дә гаиләгездә тиздән ишәю көтелә дигән сүз.
*1 гыйнвар иртәсендә урамга чыгып, иң беренче кеше итеп ир-атны очратсагыз, 12 ай буе сәламәтлектән зарланмаячаксыз.
Ак Үгезне ак өметләр белән көтәбез!
Фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев