Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

​Сез оптимистмы, пессимистмы, реалистмы?

Без барыбыз да дөньяга төрлечә карыйбыз. Беребезгә тирә-юнь алсу булып күренсә, беребез шуны ук соры төсләрдә күрә. Ә сезнең «күзлек» нинди төстә? Оптимистмы сез әллә пессимистмы? Әллә инде барысына да дөрес бәя бирүче реалистмы?

Без тәкъдим иткән кечкенә генә тест сезгә моны ачыкларга ярдәм итәр. Киттек! Сорауларга «әйе» яки «юк» дип җавап бирәсе. 

 Сәяхәтләр яратасызмы? 

Берәр яңа нәрсәгә өйрәнергә теләр идегезме? 

Вакыт-вакыт тынычландыра торган дарулар эчкәлисезме? 

Кунакка йөрергә яки үзегезгә кунаклар килгәнен яратасызмы? 

Ниндидер күңелсезлек буласын еш тоемлыйсызмы? 

Дусларыгыз тормышта сезгә караганда уңышлырак кебек тоелмыймы? 

Тормышыгызда спортка вакыт табыламы? 

Язмышны үзегезгә кырыс булды дип әйтә аласызмы? 

Сезне экологик катастрофа килеп чыгу мөмкинлеге борчыймы? 

Фәнни алгарыш аркасында проблемалар күбрәк туа дип уйламыйсызмы? 

Сез һөнәрегезне дөрес сайлагансызмы? 

Мал-мөлкәтегез иминиятләштерелгәнме? 

Кызык эш килеп чыкса, башка шәһәргә күчеп китәр идегезме? 

Тышкы кыяфәтегез үзегезгә ошыймы? 

Кәефсез чагыгыз еш буламы? 

Таныш түгел тирәлеккә тиз ияләшәсезме? 

Танышларыгыз сезне энергияле кешегә саныймы? 

Эчкерсез дуслыкка ышанасызмы? 

Үзегез генә белгән уңыш фаразлары бармы (әйтик, бәхетле саннар, көннең ниндидер уңышлы көннәре, бәхетле билетлар...) 


Һәркемнең бәхете үз кулында дигәнгә ышанасызмы? 

 Балларны исәплибез.   

1, 2, 4, 7, 11 һәм 13-20  сорауларга «әйе» дип җавап бирсәгез  – 1әр балл; 

3, 5, 6, 8, 9, 10, 12 сорауларга «юк» дип җавап бирсәгез – 1әр балл языгыз. 

 0-4 балл. Тормыштан яхшыны көтмисез. Бәла-казалардан котылып калып булмый дип саныйсыз. Кешеләргә ышанмавыгыз тормышның куанычлы якларын күрергә комачаулый. Бәхет бит ул вак-төяк шатлыклардан җыела, вак-төяк куанычларны да күрергә өйрәнегез! 

 

5-9 балл. Сез шат күңелле кеше, ләкин оптимизмыгызны инде берникадәр югалта төшкәнсез. Сезнең гамәлләрегез максатка ирешүгә түгел, ә авырлыкларны булдырмаска юнәлтелгән. Уңышка ирешү өчен нәкъ менә шул комачаулый да инде. 

 10-14 балл. Сез аек акыллы, максатларны куя да, ирешә дә беләсез. Тормышның караңгы яклары да таныш үзегезгә, ләкин гел аларны гына уйлап утырмыйсыз. Якыннарыгыз өчен сез терәк һәм яклаучы. 

 15-18 балл. Тормышны яратуыгыз, оптимизмыгыз ташып тора. Бар нәрсәнең дә матур ягын гына күрәсез, беркайчан да күңелегезне төшермисез. Ләкин шуның аркасында дусларыгыз еш кына сезне аңламый. 

 19-20 балл. Сездәге оптимизм!!! Тормышның күңелсез якларына кул гына селтисез һәм алга – яңа сөенечләргә таба йөгерәсез. Проблемаларны дөрес бәяли белмәвегез сезнең өчен куркыныч тудырырга мөмкин. 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев