Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Сентябрь аена халык сынамышлары

Гомер-гомергә алдагы көнгә һава торышының нинди буласын халык табигать сынамышлары аша сынаган. Әйтик, агач яфракларының иртә коелуы, тиз саргаюы - көзгә ике төрле сыйфатнамә бирә.

Һава торышы буенча сынамышлар

Сентябрьдә күк күкрәсә, көз җылы, кыш карлы булыр.
Сентябрь җылы һәм коры булган саен, кыш соңрак килә.
Сентябрь салкын булса, кышын кар тизрәк эри, яз тизрәк килә.


Табигатькә бәйле сынамышлар
· Пәрәвезләр күп очса, көз җылы, кыш салкын килер.
· Яфраклар коелырга ашыкмаса - алда зәмһәрир кыш көтә.
· Әгәр сентябрьдә имәндә чикләвек күп икән, Раштуа алдыннан бураннар дулар.
· Әгәр көзен каен яфраклары агачның очыннан саргая башласа, яз иртә, астан саргайса - соң килер.
· Сентябрьдә кырмыскалар үлән өстендә чабышса, кар тирән булып ятар. Астан йөрсә - кыш озын булыр.
· Торналар өстән очса, матур, җылы көз озак торыр.

Көннәргә бәйле сынамышлар

19 сентябрьдә иртән агачларда бәс күренсә, кыш карлы булыр.

20 сентябрьдә чыршы, нарат күркәсе күп булса, киләсе елга язгы сабан культуралары, борчак һәм кыяр уңар.
21 сентябрьдә куяннар тунын акка алыштыра башласа, тиздән кыш җитә дигән сүз.
22 сентябрьдә черкиләр күренсә, кыш җылы килер.
23 сентябрьдә гөмбә күп икән, кар әз булыр яки киресенчә.
24 сентябрьдә кырмыскалар ояларын биек итеп өйсә - кыш суык булыр.
25 сентябрьдә җил тынмыйча һәм юнәлешен үзгәртеп иссә, һава торышы бозыла.
26 сентябрьдә көнчыгыштан искән җил юнәлешен көнбатышка үзгәртсә, яңгырлар килер.
27 сентябрьдә көнбатыштан җил берничә көн рәттән иссә, көннәр бозыла.
28 сентябрь - торналар киткәннән соң, 3 атнадан беренче суыклар килә.
29 сентябрьдә җылы якка китмәгән сыерчыклар күрәсез икән, октябрь дә җылы килер.
30 сентябрьдә торналар очса, Покрауда (14 октябрь) суык булыр.

Тулырак:

Гүзәл Шәфыйкова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев