Өч ай үткәч, песи авылдан Яр Чаллыга кайткан
Без бу хакта язган идек
55 ел элек
Узган көздә Ленин исемендәге колхозда (Күтәмә авылы) балалр бакчасы ачылды. Анда 27 сабый тәрбияләнә. Монда җылы һәм чиста. Балаларны няня М.Полякова карый, ә Валентина Барабашкина аларга тәмле ашлар пешерә. Сабыйлар тәрбиячеләре М.Мотыйгуллинаны да бик яраталар. Ул балаларның көннәре монда кызыклы үтүе өчен тырыша. (Чагыштыру өчен, 2025 елда Күтәмә балалар бакчасында 8 бала тәрбияләнә һәм биш хезмәткәр эшли. Ред).
“Ленин юлында” – 1 май, 1970 ел.
50 ел элек
Агымдагы елның гыйнвар аенда “Ленин юлында” район газетасы редакциясе Бөек Җиңүнең 30 еллыгына багышлап, сугыш һәм яшьләрне хәрби-патриотик тәрбиягә кагылышлы зарисовкалар буенча бәйге игълан итте. Газета укучылар фронт хатирәләре, сугыш ветераннары хакындагы зарисовкалар белән кызыксынып таныштылар һәм менә нәтиҗәләр ясалды. Конкурс комиссиясе Гариф Туктаровны җиңүче дип таныды, 2 нчедә – Шәһит Заһитов, 3 нче урында Гайсә Юнысов. Эшче һәм авыл хәбәрчеләренең слетында аларга премияләр тапшырылды.
“Ленин юлында” – 9 май, 1975 ел.
Район газетасы каршында оештырылган “Чирмешән хәбәрләре” әдәби берләшмәсе әгзалары 14 май көнне Бәркәтә мәктәбе укытучылары һәм укучылары белән очрашты. Алар әдәбият сөючеләрне үзләренең яңа әсәрләре белән таныштырдылар.
Җыендашларга редакция һәм типография, мәктәпнең укытучылары һәм укучылары әзерләгән концерт та ошады. Әдәби кичәне оештыруда татар теле укытучысы Рәкыйбә Миргалимова һәм класстан тыш тәрбия эшләрен оештыручы Луиза Миргалимова аеруча нык тырыштылар.
“Ленин юлында” – 17 май, 1975 ел.
40 ел элек
Узган өч айда редакциягә 493 хат килгән, шуларның 428е газетада бастырылган. Хатларның күпчелеге Иске Кади, Яңа Элмәле, Бәркәтә, Түбән Кәминкә авылларыннан, “Победа” (Туймәт) һәм “Фрунзе” исемендәге колхозлардан (Әккәрәй, Ивашкино) килгән. Газета белән аеруча Г.Юнысов (Түбән Кәминкә), Г.Хәмидуллин (Иске Кади), Н.Фролов (Чирмешән), С.Бикбова (Бәркәтә), Т.Овчинникова (Яңа Элмәле), Ф.Мөхәммәтшина (Якты Тау) нык хезмәттәшлек итә.
Өч айда 16 тәнкыйть материалы теркәлгән. Аларның икесен безнең корреспондентлар урынга барып тикшерде, ә калганнары чаралар күрү өчен тиешле инстанцияләргә җибәрелгән.
“Ленин юлында” – 1 май, 1985 ел.
35 ел элек
Ана һәйкәле нинди булсын.
Мин аны болай күрәм... Һәйкәлнең үзе хакында. Миңа улын фронтка озаткан Ана күз алдына килә, әйтик, аңа хәрби каска кидерә. Ана, хатын-кыз өчен, иң зур фаҗига – сугыш. Һәм, минемчә, булачак монументта шуңа басым ясарга кирәк.
Т.Колесникова, Чирмешән.
“Ленин юлында” – 5 май, 1990 ел.
Район иганәчеләре хәйрия фондына 1 мең 300 сум җыйды, аның 700ен без Чернобыль балаларына ярдәм фондына, ә калганнарын Чирмешәндә булачак Ана монументын төзү өчен бирәчәкбез. Уйлавымча, барлык хатын-кызлар андый монумент төзү идеясен күтәреп чыгарлар.
Н.Чупахина, район хатын-кызлары Советы рәисе урынбасары.
“Ленин юлында” – 9 май, 1990 ел.
Безнең Лашман авылыннан Бөек Ватан сугышына 397 кеше китте, шуларның 185е кире әйләнеп кайтмады, яу кырларында башларын салды. 212 кеше өйләренә кайтты, әмма шуларның 46сы – инвалид булып. Фронттан кайтучыларның барысы да колхозда хезмәт куйдылар. Хәзер сугышта катнашучылар 51 кеше калды. Олы яшьтә булсалар да, аларның кайберләре әле дә колхозга булыша.
“Ленин юлында” – 16 май, 1990 ел.
Марат Латыйпов һәм Марат Сафуанов гаиләләре Лениногорск шәһәреннән Урманасты Үтәмеш авылына күчеп кайттылар. Барысы да терлекче. Ике ел элек Яр Чаллыдан Георгий Еременко күчеп кайтты.
Соңгы ике елда бу авылда ике торак йорт төзелде, ике квартиралы тагын алты йорт төзелә. Мәдәният йорты бинасына капиталь ремонт ясалды.
Киләчәк ике елда авылда 108 укучыга урта мәктәп, 50 сабыйга балалар бакчасы һәм медицина пункты төзү планлаштырыла. Чирмешән төзелеш кооперативы көче белән “Модуль – 1” гараж төзелде, сыерлар абзарында капиталь ремонт ясалды.
Ф.Камалетдинова, Карл Маркс исемендәге колхоз бухгалтеры.
Белешмә: Бүген бу авылда бер сыер да асралмый, балалар бакчасы, мәктәп тә юк. Ред.
“Ленин юлында” – 24 май, 1990 ел.
Язгы каникул вакытында Яңа Кади урта мәктәбе укучылары туристик юллама буенча Украинага бардылар. Сәфәрне мәктәп директоры Рәис Хаматвәлиев оештырды.
Колхоз автобусы төзек түгел иде. Директор үзе запас частьләр юллап, техниканы ремонтлашып, төнге 11дә балаларны Шентала станциясеннән озатып җибәрде. Ә кире кайткач, алар, колхоз рәисе Энмас Мөхәммәтов белән, балаларны Нурлаттта каршы алдылар. Ата-аналар мәктәп һәм колхоз җитәкчелегенә бик рәхмәтле.
Исламия Булатова. Яңа Кади.
“Ленин юлында” – 24 май, 1990 ел.
30 ел элек
“Похоронка” Җиңү көнне килде. 1945 елның 9 маенда Лашман авылыннан Дәүләтшин Миншакир һәлак булу хакында хәбәр килә.
-Туры килүен әйт, нәкъ менә Җиңү көнне без шундый хәсрәтле хәбәр алдык, - ди аның улы Рәшит Дәүләтшин. –Әйе, мондый хәбәрдән кемнең дә күзләре яшьләнер. Моның алдыннан гына аның бертуганы Сөләйманның да сугышта гомере өзелә.
“Безнең Чирмешән” – 8 май, 1995 ел.
1995 ел подписка нәтиҗәләрен карыйк. Районда “Татарстан яшьләре”нә 555 кеше язылган. “Ватаным Татарстан”га – 99, “Республика Татарстан”га – 146, “Молодежь Татарстана”га – 106, “Юлдаш”ка – 171, “Сөембикә”гә – 51, “Труд”ка – 17, “Мәгариф”кә – 13. Район газетасының әлегә тиражы 1000 данә. Әмма подписка дәвам итә. Бүген район газетасы өч меңнән күбрәк адресатка килә.
“Безнең Чирмешән” – 20 май, 1995 ел.
25 ел элек
Бу хәл былтыр җәй булды. Лашман авылында яшәүче Йосып абый Нуруллинның кызы Рафика гаиләсе белән Яр Чаллыдан кунакка кайта. Песиләрен калдырырга урын булмаганлыктан, аны үзләре белән алалар. Бераз кунак булгач, алар кире китәргә җыеналар, ыгы-зыгы белән песиләрен әтиләрендә онытып калдыралар. Чит йортта калган песи хуҗаларыннан башка борчыла башлый. Йосып абый түзми: “Инде ошамаса, Чаллыңа бар дип”, - песине чыгарып җибәрә.
...Бервакыт песинең хуҗасы ашыгып эшкә бара, йорт почмагыннан борылырга өлгерми, аның каршында песи барлыкка килә һәм аның күкрәгенә ташлана, мыраулый башлый. Гаҗәп хәл, йорт хайваны 3 айда шулкадәр ара үткән?! Лашманнан Чаллыга кадәр – 180 километр.
М. Борһанов. Лашман авылы.
“Безнең Чирмешән” – 20 май, 2000 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев