Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Ни өчен чыршыны сул як почмакка куярга кирәк?

Белгечләр өйдә дөрес урнаштырылган чыршының кеше тормышына уңай үзгәрешләр китерәчәгенә ышандыра.

Фен-шуй белгечләре дөрес сатып алынган, урнаштырылган һәм бизәлгән Яңа ел чыршысының кеше тормышына үзгәрешләр алып килергә сәләтле икәненә шикләнми.

Купшы, “симез” чыршы алыгыз, зәгыйфь агач фәкыйрьлек китерә икән. Чыршы өчен өйдә иң яхшы урын – өйнең буш почмагы. Бүлмә уртасына куймагыз, күңелсезлекләр киләчәк.

Әгәр гаиләдәге мөнәсәбәтләрне яхшыртырга, мәхәббәт килүен телисез икән, чыршыны ишектән сул яктагы стена буена урнаштырыгыз. Ә финанс уңышлары көтсәгез, Яңа ел агачын фатирның сул почмагына куегыз. Акча формасындагы уенчыклар да эшләп элегез.

Чыршыдагы уенчыкларның төсенә дә игътибар итегез. Зәңгәрсу, көмеш, кызыл, ак, яшел һәм коңгырт төсләр тылсым көченә ия!

Источник

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев